news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Симферопольдә зиратка керү юлында портал ачылды

Симферопольдә зиратка керү юлында портал ачылды

(Симферополь, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Бу көннәрдә Симферопольдәге мөселман зиратына керү юлында төзелгән порталны ачу чарасы булып үтте. Анда кырымтатар җәмәгатьчелеге, Кырым мөселманнары мөфтие Әмир хаҗи Али һәм Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев катнашты.

Портал һәм ритуаль хезмәт күрсәтү бинасы тулысы белән Кырым татарларының хәйрия акчасына төзелгән, һәм ул үзенчәлекле итеп көнчыгыш стилендә эшләнгән. Әлеге эшләрне оештыручы Сөләйман Булгаков зират тирәсен төзекләндерү алга таба да дәвам итәр, дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100