Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Симферопольдә мәктәпкәчә балаларга рухи тәрбиянең яңа ысуллары турында сөйләштеләр
Утырышта мәктәпкәчә тәрбиядә дини дисциплина, балаларга ислам белеме бирү буенча Монтессори ысулына игътибар юнәлтелде.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Кырым һәм Симферополь шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәтендә мәктәпкәчә балаларга рухи тәрбиянең яңа ысулларын кертеп “Кырым мөселманнарының дини кыйммәтләрен саклау һәм үстерү” темасына “түгәрәк өстәл” узды. Бу хакта Россия мөселманнар Диния нәзәрәте сайты хәбәр итте.
Чарада дин белемен укытучылар, мөселман теолог-психологлары, филолог-теолог, балалар педагоглары, педагог-дефектолог, мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү өлкәсе белгечләре катнашты.
Утырышта катнашучылар Россия мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә рухи тәрбия бирү мәсьәләләре, ислам буенча белем бирүнең төп принциплары һ.б. докладлар белән чыгыш ясадылар. Бигрәк тә мәктәпкәчә тәрбиядә дини дисциплина, балаларга ислам белеме һәм аны кабул иткәндә предмет-мохит йогынтысы буенча Монтессори ысулы кебек актуаль темага игътибар бирелде. Моннан тыш гендер тәрбия, ислам педагогикасы кысаларында җәза бирү ысуллары, мөселман шәхесендә уңай сыйфатлар булдыруга юнәлдерелгән рольле уеннар, шулай ук ислам буенча белем бирүдә билингвистика ысуллары һ.б. мәсьәләләр каралды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз