news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Симферопольдә кырымтатар рәссамнары күргәзмәсе ачылды

Симферопольдә кырымтатар рәссамнары күргәзмәсе ачылды

(Симферополь, 18 апрель, «Татар-инфором», Диләвәр Османов). Кичә Симферопольнең Сәнгать музеенда кырымтатар рәссамнарыннан Рәмзи Нетовкинның (Белогорск) һәм Нури Якубовның (Иске Кырым) рәсем күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне ачу тантанасында кырымтатар сәнгать осталары катнашты. Күргәзмә, нигездә, авторларның соңгы елларда иҗат иткән картиналарыннан тора.

Аларның күбесе Кырым һәм кырым татарлары тематикасына багышланган. Р.Нетовкин Кырымда үзенең «Китеп барган Кырым» сериясендәге график әсәрләре белән таныш. Анда хәзер сирәк очрый торган түбәләре чирәп белән ябылган иске татар йортлары, җимерелеп барган манаралар һәм мәчетләр сурәтләнгән.

Нури Якубов эшләре киндергә май белән ясалган. Бу авторның бик күп хезмәтләре Кырымга һәм аның кабатланмас матур табигатенә багышланган. Аның һәрбер картинасы Кырымның төрле төбәкләренә визит карточкасы итеп кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot