news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Симферопольдә дә Тарас Шевченконың туган көнен билгеләп үттеләр

Симферопольдә дә Тарас Шевченконың туган көнен билгеләп үттеләр

(Симферополь, 10 март, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Украин халкының бөек шагыйре Тарас Шевченконың тууына 191 ел тулу датасын бөтен Украина бәйрәм итте.

Симферопольдә дә бу көнне бөек Кобзарь һәйкәленә украин гимназиясе укучылары килеп чәчәкләр салды һәм шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Монда шулай ук В.Ющенконың Кырымдагы штабы лидерлары, Кырымның украин һәм кырымтатар иҗтимагый оешмалары вәкилләре дә чыгыш ясады. Аларның чыгышларында Т.Шевченко украиннар өчен русларның А.Пушкины, татарларның Г.Тукае кебек үк шигърият күгендәге милли йолдыз дигән сүзләр яңгырады. Аның беренче “Кобзарь” исемле җыентыгы 165 ел элек Петербургта нәшер ителгән. Шуннан башлап аңа тагын бер исем -Кобзарь исеме бирелгән.

Украинаның дәүләт премиясе дә Т.Шевченко исемен йөртә.

news_right_1
news_right_2
news_bot