Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Симферополь янындагы Дубки авылында мәчет төзи башладылар
Иман йорты һәм аның корылмалары бер гектар мәйданда торгызыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Симферополь янындагы Дубки авылында тантаналы шартларда мәчет төзи башладылар. Бу хакта Кырым мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иман йорты торгызыла торган участокның мәйданы бер гектар җирне тәшкил итә. Әлеге территориядә мәчет, шулай ук мәдрәсә бинасы (якшәмбе мәктәбе) булачак. Мәчет бер үк вакытта 450 кешене сыйдырачак. Комплексның әйләнә-тирәсендә парк зонасы булдыру күздә тотыла.
Төзелеш эшләре 2019-2020 елларда тәмамланыр, дип көтелә.
Мөселманнар тормышында мәчет – рухи пакьлыкның чагылышы һәм туры юлга чакыру ул, дип искәртте тантанада Кырым мөфтие Әмирали Аблаев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз