news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Симферополь районының Софиевка авылы мәчетенә манара куйганнар

«Солтан-Сәрвәри» мәчетен төзү эшләре 2009 елда башлана, 2016 елда биредә тәүге намаз укыла.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Симферополь районының Софиевка авылы мәчетенә 30 метр биеклектәге манара куйганнар, дип хәбәр итә Кырым мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Дини җәмгыять рәисе Сәрвәр Әсәнов сүзләренчә, манара 22 көн эчендә сафка баскан. Бу эшкә Төркиядән осталар чакырганнар.

«Шунысы кызганыч, Кырымда манара төзү осталары юк. Безнең ватандашлар арасында да шундый һөнәр ияләре булыр дип өметләнәбез», - диде Сәрвәр Әсәнов.

  • «Солтан-Сәрвәри» мәчетен төзү эшләре 2009 елда башлана, 2016 елда биредә тәүге намаз укыла. Мәчет ватандашлар акчасына сафка баскан. Иман йорты 1 гектар мәйданны били. Биредә имам бүлмәсе бар, тәһарәт алу өчен махсус урын булдырырга ниятлиләр. Бинага барлык коммуникацияләр дә (су, ут, җылылык белән тәэмин итү) тоташтырылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot