news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Симферополь районында яңа мәчет төзелә

Иман йорты ватандашлар акчасына сафка бастырыла.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Симферополь районының Актачи-Кият авылында яңа мәчет төзелеше бара, диелә Кырым мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.

Хәзерге вакытта беренче катның диварлары торгызылган, тиздән эшчеләр икенче катны күтәрә башлаячак. Анда хатын-кызлар өчен балкон урнашыр дип көтелә. Биредә яшәүче мөселманнар мәчет төзелә торган территориядә урнашкан вакытлы бинада намаз укый.

Иман йорты ватандашлар акчасына сафка бастырыла. Бу уңайдан Кырым мөфтияте әлеге изге эшкә өлеш кертергә теләгән кешеләргә мәчет төзелешенә хәл кадәри ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot