news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Симезлек күкрәк бизендә яман шеш килеп чыгу куркынычын өч тапкырга арттыра - галимнәр

Белгечләр раславынча, корсак өлешендәге май катламы аеруча куркыныч тудыра.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Һиндстанның Tata Memorial Hospital онкология үзәге галимнәре тулы гәүдәле ханымнарда симезлек күкрәк бизендә яман шеш авыруы килеп чыгуга турыдан-туры сәбәпче булуын раслаганнар. Бу хакта Hindustan Times газетасы язып чыккан.

Күпъеллык күзәтүләр абдоминаль симерү аркасында, бигрәк тә май катламы корсак өлешенә утырса, хатын-кызларда күкрәк бизендә яман шеш авыруы килеп чыгу куркынычының өч тапкырга артуын күрсәткән. Шулай икәнен белү өчен үлчәнеп торасы да юк, бил әйләнәсенең озынлыгы 80 см дан артык булса, ул чик санала. Моны шулай ук бот сөяге белән бил бер тигезлектә булганда да белеп була.

Биредә галимнәр хатын-кызның яше түгел, ә кайчан тазара башлавы мөһим роль уйный дип саный. “Һиндстанда бу күренеш бигрәк тә 10 нан 20 яшькә кадәрге кызларда күзәтелә, дөрес тукланмау билгесе бу”, - дип белдерә тикшеренү алып баручы авторларның берсе - Tata Memorial Hospitalнең эпидемиология бүлеге җитәкчесе Рәҗәп Дикшит.

Илдә онкология үсешен галимнәр фаст-фудларның тәэсире белән бәйли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100