Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шимбә Татарстанда көчле җил була
Бүген, 28 июнь, һәм иртәгә, 29 июньдә, Татарстанда янә һава торышы шартлары начарлана – төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан исүче көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җомга кич һәм шимбәгә каршы төндә җилнең тизлеге секундына 15-17 метрдан артмаячак, әмма 29 көнне көндез аның тизлеге секундына 16-21 метрга (Казанда секундына 18 метр гына) кадәр җитәчәк.
Бофорт шкаласы буенча, секундына 13,9-17,1 метр тизлек белән исүче җил көчле, секундына 17,2-20,7 метр тизлектәгесе бик көчле, ә секундына 20,8-24,4 метр тизлек белән исүчесе давыллы дип атала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз