news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шимбә көнне Татарстанда +13 градуска кадәр җылы булачак

Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Көндез бераз яңгыр яварга мөмкин, төнлә һәм иртән — томан, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

Көньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Төнлә явым-төшем көтелми, термометр баганалары 0...5 градус күрсәтәчәк. Көндез 8...13 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot