news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шимбә көнне Казан мәктәпләрендә дәресләр «Буран» планы аркасында дистанцион рәвештә була

Шимбә көнне Казан мәктәпләрендә дәресләр «Буран» планы аркасында дистанцион рәвештә була
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Буран» планы кертелү сәбәпле, Казанда мәктәпләрнең эш форматы вакытлыча үзгәрә. Шимбә көнне, 31 гыйнварда, укулар дистанцион һәм электрон форматта оештырылачак, дип хәбәр иттеләр Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының телеграм-каналында.

Шул ук вакытта мәктәпләрдә дежур сыйныфлар эшләвен дәвам итәчәк.

Мәктәп маршрутларының хәрәкәте бу көнгә туктатыла. Мәгариф учреждениеләренең эш форматы турындагы мәгълүматны дүшәмбе өстәмә рәвештә хәбәр итәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot