Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Шимбә Казанда 14 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре була

Иртәгә, 6 апрельдә, Татарстан башкаласында 14 мәйданда кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре була. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярминкәләр 6.00-13.00 сәгатьләрдә эшли. Республиканың 22 районыннан һәм 19 авыл хуҗалыгы предприятиесеннән кулай бәядән продукция тәкъдим ителәчәк.
Авиатөзелеш районында Дементьев, 7 һәм Ленинград, 27 урамнарында, Вахитов районында Татарстан, 53 һәм Чехов, 2 урамнарында сәүдә итәчәкләр.
Киров районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре Батыршин, 20, Краснококшайская, 150/2 һәм Революция, 12 урамнарында эшли.
Яңа Савин районында Татарстан аграрийлары продукциясен Лаврентьев, 10 һәм на Ямашев проспекты, 71а, Идел буе районында Зорге, 66 һәм Фучик, 64, Совет районында Аграр, 2 һәм Липатов, 7 урамнарындагы мәйданчыкларда сатып алырга мөмкин.
«Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр өчен Осиново бистәсендәге (ул. Садовая, 9) сәүдә үзәге парковкасында аерым ярминкә оештырыла.
Казанлылар мөрәҗәгате буенча, Беломорск һәм Гудованцев урамнары чатында да авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә, дип искәрттеләр район хакимиятендә.
Кайнар элемтәнең 8 (843) 223-27-72 (өстәмә — 84331) телефон номерлары буенча өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз