Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия төбәкләрендә бер төн эчендә Украинаның 172 пилотсыз очкычы юк ителгән
Һава һөҗүменнән саклану системасы бер төн эчендә Украинаның 172 пилотсыз очкычын юк иткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Саклану министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
«Узган төндә һава һөҗүменнән саклану системасы Украинаның самолет тибындагы 172 пилотсыз очу аппаратын бәреп төшерде. Брянск өлкәсе территориясендә – 110, Белгород өлкәсе территориясендә – 20, Калуга өлкәсе территориясендә – 14, Тула өлкәсе территориясендә – 12, Орел өлкәсе территориясендә – алты, Мәскәү төбәгендә – дүрт (шуларның икесе Мәскәүгә таба юнәлгән), Липецк өлкәсе территориясендә – ике, Волгоград, Курск һәм Смоленск өлкәләре территориясендә берәр дрон юк ителде», - диелә Россия саклану ведомствосы хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз