news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия территориясендә ике сәгать эчендә Украинаның 12 пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән

Россия территориясендә ике сәгать эчендә Украинаның 12 пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән
Фото: РИА Новости

Һава һөҗүменнән саклану системасы ике сәгать эчендә Россия төбәкләрендә Украина Кораллы көчләренең 12 пилотсыз очу аппаратын бәреп төшергән. Бу хакта «Известия» газетасы РФ Саклану министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

«Мәскәү вакыты белән 7.00-9.00 сәгатьләрдә һава һөҗүменнән саклану системасы Украинаның самолет тибындагы 12 пилотсыз очу аппаратын юк итте», - диелә ведомствоның Telegram-каналында.

Мисал өчен, Брянск өлкәсендә – биш, Мәскәү өлкәсендә - шулай ук биш (дүртесе Мәскәүгә юнәлгән булган), Калуга өлкәсендә ике пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot