news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бер төн эчендә Россия төбәкләрендә Украинаның 52 пилотсыз очкычы юк ителгән

Һава һөҗүменнән саклану системасы Россия төбәкләрендә Украинаның 52 пилотсыз очкычын юк иткән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгына сылтама белән «Российская газета» яза.

Брянск өлкәсендә – 18 Краснодар краенда – 15, Ростов өлкәсендә – тугыз, Орел өлкәсендә – дүрт, Белгород һәм Әстерхан өлкәләрендә өчәр пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән.

Кичә кич Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков төбәкнең массакүләм һөҗүмгә дучар булуы турында хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, Украина Кораллы көчләре Американың HIMARS реактив системасын кулланган. Нәтиҗәдә, энергетика объектлары зыян күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot