Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия төбәкләрендә бер төн эчендә Украинаның 41 пилотсыз очкычы юк ителгән
Узган төндә һава һөҗүменнән саклану системасы Россия төбәкләрендә Украинаның 41 пилотсыз очу аппаратын бәреп төшергән. Бу хакта «Известия» газетасы РФ Саклану министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
«Узган төндә һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Украинаның самолет тибындагы 41 пилотсыз очу аппараты юк ителде», - дип белдерделәр ведомствода.
Билгеләп үтелгәнчә, Саратов өлкәсе территориясендә – 28, Воронеж һәм Ростов өлкәләре территориясендә – дүртешәр, Белгород өлкәсе һәм Кырым Республикасы территориясендә – икешәр, Волгоград өлкәсе территориясендә бер пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз