news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Силуанов Татарстанның эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда уңышларын бәяләде

Россия финанслар министры һәм Татарстан Президенты “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды.

Силуанов Татарстанның эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда уңышларын бәяләде
president.tatarstan.ru

(Казан, 2 март, “Татар-информ”). Россия финанслар министры Антон Силуанов, бүген "Алабуга” махсус икътисади зонасында булганнан соң, Татарстанның эре инвестицион проектлар гамәлгә ашыруда уңышларын бәяләде. Россия финанслар министры белән махсус икътисади зонада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды, дип хәбәр итә "Алабуга" МИЗ матбугат хезмәте.

Федераль министр өстенлекле инвестицион проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итү буенча киңәшмәдә катнашты. Анда “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зона” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Тимур Шаһивәлиев Кама сәнәгать кластерында 1,25 трлн сумлык проектларны чынга ашыру ниятләнә, дип белдерде. Яңа производстволар ел саен 720 млрд сумга кадәр табыш бирергә тиеш.

Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре гамәлгә куярга мөмкин булган проектлар һәм аларга дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары турында сөйләде.

Аннары Антон Силуанов: “Алга таба да инвестицияләрне ашыктыра төшү өчен инструментлар кирәк, без аларны эшләргә әзер”, диде.

“Без бүген тәкъдим ителгән проектларның икътисади нәтиҗәлелеген раслаучы исәп-хисапны тәкъдим итәргә әзер”, дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot