news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Силуанов Татарстан казанышларына багышланган «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә булды

Бүген Россия Финанс министры Антон Силуанов Казанның Уникаль осталык үзәгендә оештырылган Татарстан казанышлары күргәзмәсен карады.

«Традицион товарлар һәм һөнәрләрне күрсәтү яхшы. Милли күнекмәләрне һәм кызыклы яңа, заманча товарларны пропагандалау бик шәп. Килүчеләр өчен бу аеруча кызыклы», - диде кунак күргәзмәне караганнан соң журналистларга.

Силуанов шулай ук билгеләп үткәнчә, күргәзмә яңа килешүләр һәм контрактлар төзергә ярдәм итәчәк һәм бу җитештерүчеләр өчен яхшы.

Экспозициядә Татарстанның 90нан артык компаниясе һәм оешмасы катнаша. Килүчеләр өчен гомуми мәйданы 4 мең квадрат метрдан артык булган урам һәм эчке күргәзмә зоналары оештырылган.

Урам экспозициясендә 30 берәмлек техника бар, экспонатлар арасында – «Ансат-М» вертолеты, «КАМАЗ», «Соллерс» автомобильләре линейкасы, «Атом» электромобиле, автобуслар, авыл хуҗалыгы техникасы, мобиль медицина комплекслары һәм Татарстан җитештерүчеләренең башка эшләнмәләре.

news_right_1
news_right_2
news_bot