Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Силуанов – Татарстан Финанс министрлыгына: Шартлар начарайган очракта планыгыз бармы?
Татарстанның 2023 елгы бюджеты төрле сценарий һәм фаразларны, шул исәптән тискәреләрен дә исәпкә алып кабул ителде, шуңа күрә ул үтәлмәс дигән куркыныч зур түгел. Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә шундый фикер җиткерелде.
Россия Финанс министрлыгы, икътисадтагы катлаулы хәлләргә әзер булу өчен, начар фаразларны өйрәнде, дип искәртте ведомство башлыгы Антон Силуанов. «Без бюджетта күрсәтелгән шартлар начарайган очракта нинди чаралар күрергә кирәклеген белү өчен киләсе елга стресс-тестлаштыру үткәрдек. Ә сез бу очракта нишләргә җыенасыз?» - дигән сорау бирде Силуанов, Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллинга мөрәҗәгать итеп.
«Бюджетны формалаштырган вакытта без табышка салым хасил итә торган барлык зур предприятиеләр белән төрле вариантларда аларның инвестиция проектлары хакында фикер алыштык. Безнең фикеребезчә, табышка салым буенча бюджетта күрсәтелгән саннар яхшылап уйланган һәм алар үтәлерлек. Әгәр кискен үзгәрешләр була икән, бу мәсьәлә хакында уйларга туры киләчәк», - дип җавап бирде Гайзатуллин.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде. «Беренчедән, бездә ел гадәттәгечә бара, әгәр күрсәткечләр бик нык кими башлый икән...», - диде Миңнеханов һәм Татарстан предприятиеләренең 2023 елга күләмле инвестиция программасы формалаштырылуын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз