Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Силуанов Россиядән киткән кешеләр өчен салымны арттыру турында үз фикерен әйтте
Россия хакимияте чит илләрдән эшләүче россиялеләр өчен салым салуның соңгы тәкъдимнәрен әлегә формалаштырмаган, дип белдерде Россия финанс министры Антон Силуанов. Аның сүзләренчә, бу өлкәдә инициативалар бизнеска тискәре стимул бирергә тиеш түгел. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Без, Россия Федерациясе территориясендә чит илләрдән ниндидер хезмәтләр күрсәтеп, шуннан салым түләтергә мөмкин дип әйтә алыр идек. Без, чыннан да, бернинди тискәре стимул тудырмыйча, салымнар түләнүен телибез. Шуңа күрә депутатларның тәкъдимнәрен карыйбыз, һәм хөкүмәт позицияне билгеләячәк», – дип сөйләде министр.
Искәртеп узабыз, 25 декабрьдә Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин Россиядән киткәннәр өчен преференцияләрне гамәлдән чыгару һәм аларга салым салуны арттыру дөрес булачак, дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, законнарга тиешле үзгәрешләр буенча эш алып барыла инде.
Финанслар министрлыгы җәй көне Салым кодексында читтән торып чит илдән эшләүче һәм елына 183 көннән күбрәк илдән читтә булган Россия компанияләре хезмәткәрләрен Россиягә салым түләргә мәҗбүр итә торган кагыйдәләр кертергә тәкъдим иткән иде. Моның кырысрак вариантын да – киткән гражданнар өчен югары салым ставкасын кертүне дә тәкъдим иттеләр.
«Монда зыян салмаска кирәк. Чөнки, әгәр без салым түләү өчен махсус тәртипләр кертәбез икән, бизнес өчен Россия бюджетына түләргә кызыксынуын бетерергә мөмкинбез», – дип аңлатты ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз