news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Силуанов пенсия реформасы булмаган очракта пенсияләрнең кимиячәге турында сөйләгән

Россия финанс министры сүзләренчә, пенсия яшен арттырмаган очракта, Россиядә алмаштыру коэффициенты 20 процентка кадәр түбәнәячәк.

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Әгәр дә пенсия реформасы үткәрелмәсә, 2030 елга картлык буенча пенсия пенсионерның элеккеге хезмәт хакына карата 33тән 20 процентка кадәр кимиячәк, дип белдергән Россиянең беренче вице-премьеры -  финанс министры Антон Силуанов “Познер” программасы эфирында. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хәзерге вакытта хөкүмәт әлеге күрсәткечне 40 процентка кадәр күтәрмәкче була, дигән Силуанов. Аның сүзләренчә, моның өчен пенсия яшен арттырырга кирәк.

“Әгәр дә без бернәрсә дә үзгәртмәсәк, эшләүче кешеләрнең һәм пенсионерларның саны шулкадәр булачак ки, бу вакытта эшмәкәрләрнең хезмәткәргә җибәреп барган акча өлеше лаеклы пенсия түләү өчен җитмәячәк”, - дигән беренче вице-премьер.

Алдан “Татар-информ”, Силуанов сүзләре буенча, 2024 елга Россиядә уртача пенсия 20 меңгә кадәр артачак, дип хәбәр иткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100