news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Силуанов: Киләсе елда бюджет хезмәткәрләренең эш хакы 8 процентка артачак

2023 елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 8 процентка артачак. 2023-2025 елларга исәпләнгән федераль бюджетта шундый саннар китерелгән. Бу хакта «Российская газета» финанс министры Антон Силуановка сылтама белән хәбәр итә.

Пенсиягә килгәндә, финанс министры сүзләренчә, киләсе елда ул 1 мең сумга артачак.

Хәрби хезмәткәрләргә акчалата түләүләргә килгәндә исә, Силуанов аларның кабул ителгән карар кысаларында билгеләнүен искәртте. Шул ук вакытта, ул хәрбиләр һәм хокук саклау органнарны хезмәткәрләренә акчалата түләүләрнең инфляциянең үсеш динамикасы нигезендә бераз югарырак темпларда артуын әйтте.

Финанс министры шулай ук барлык ассигнованиеләрнең дә бюджетта күрсәтелүен һәм аларның үтәләчәген искәртте.

РФ Президенты Владимир Путинның 30 ноябрьдә Хөкүмәт әгъзалары белән видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмә үткәрәчәге турында элегрәк хәбәр ителгән иде. Дәүләт башлыгы Министрлар Кабинеты әгъзалары белән бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары, шулай ук кайбер агымдагы мәсьәләләр хакында фикер алышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100