news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Силуанов 2024 елда россиялеләрнең уртача пенсия күләмен атады

Силуанов 2024 елда россиялеләрнең уртача пенсия күләмен атады
Фото: © «Татар-информ»

2024 елда пенсиянең уртача күләме аена 23 мең сумнан артыграк тәшкил итәчәк. Бу хакта Федерация советында чыгыш ясаганда Россия Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов сөйләде.

«Киләсе елда пенсияләр агымдагы елда фаразланган инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк, бу — 7,5 процент, һәм мондый пенсиянең уртача күләме 23 мең 244 сум тәшкил итә», — дип министр сүзләреннән цитата китерә РИА Новости.

Аның мәгълүматларына караганда, киләсе елда пенсия түләүгә чыгымнар 600 млрд сумга якын тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның май ахырында Россия Президенты Владимир Путин кайбер пенсияләрне гаризасыз билгеләү турында законны имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100