Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Силоска кукурузның 16 проценты җыеп алынган
Татарстанда силоска кукуруз җыю дәвам итә. 25 мең гектар мәйданда кукуруз җыеп алынган - бу 16 процент тәшкил итә (барлыгы 155 мең гектар).
Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Хөкүмәт йортында брифингта әйтте.
Биш район бөртеккә кукуруз җыюга керешкән. Быел урып-җыю мәйданнары 46 мең гектар тәшкил итә.
Министр сүзләренчә, май культуралары арасында рапсның яртысыннан артыгы алынган, 143 мең гектар мәйданнан 63 мең гектарын суктырасы калган. 170 мең тонна май культурасы урып җыелган, быел уңыш югары - гектарыннан 21,2 ц.
"215 мең га мәйданда көнбагыш алырга кирәк. Аны җыюга сентябрьнең өченче декадасында керешәбез", - диде Марат Җаббаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз