news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында иминлек чаралары турында искәртә

14 ноябрьдә иртән, көндез һәм кич Татарстанда көчле җил көтелә, аның тизлеге урыны белән секундына 16-21 метрга кадәр көчәя. Һава торышы начараю сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында яшеренмәскә киңәш итә.

«Балаларны караучысыз калдырмагыз. Өлкән яшьтәгеләргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot