news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда кар һәм бозлавык көтелә

Бүген Татарстанда кар һәм бозлавык көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Шимбә, 13 декабрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, кар һәм җепшек кар ява. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, кайбер районнарда көчле кар явачак, урыны белән буран чыгачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан күзәтеләчәк.

Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш төнлә секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 13 метрга кадәр җитә. Көндез җилнең тизлеге секундына 7-12 метр тәшкил итәчәк, кайбер районнарда 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Һава температурасы тәүлек әйләнәсе -1..-6 градус тәшкил итә, республиканың төньягында һәм көнбатышында урыны белән -9 градуска кадәр түбәнәя.

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле бозлавык көтелә, шулай ук кар көртләре барлыкка киләчәк. Машина йөртүчеләргә катлаулы һава шартларын исәпкә алырга киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot