news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сихтермә-Хузангай авылында “Уяв” һәм “Ака туй” бәйрәмнәре үткәреләчәк

Хезмәт алдынгыларын да бүләкләячәкләр

 (Казан, 22 май, “Татар-информ”). 30 майда сәгать 10да Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылында үткәреләчәк “Уяв” һәм “Ака туй” бәйрәмнәренә авыл халкын, чит төбәкләрдә яшәүче авылдашларны, дусларны, туганнарны, кунакларны көтеп калалар. Бәйрәм программасында: хезмәт алдынгыларын данлау һәм бүләкләү, төрле кызыклы уеннар, спорт ярышлары, башка аттракционнар.

Шулай ук үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot