Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шиһабетдин Мәрҗани турындагы фильмны Лондонда күрсәтергә телиләр
Татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тормышына багышланган яңа фильмны Лондонда һәм башка чит ил фестивальләрендә күрсәтергә телиләр. Фильм Татарстан һәм Үзбәкстанда төшерелгән. Бу хакта Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге хәбәр итте.
Картинаның сюжеты Шиһабетдин Мәрҗанинең балачагына, аның Сәмәрканд һәм Бохара шәһәрләрендә укыган елларына нигезләнгән. Әлеге тарихи тасманы төшерү эшләрен Татарстан һәм Үзбәкстан территорияләрендә алып бардылар. Фильмны иҗат итүдә зур коллектив – 1113 кеше катнашты.
Хәзерге вакытта фильмның үзбәк һәм татар телләрендәге версияләре бар. Бүгенге көндә аны шулай ук инглиз теленә тәрҗемә итәләр. Алга таба фильмы гарәп илләрендә һәм мөселман дөньясында тәкъдим итү, шулай ук төрле халыкара фестивальләрдә катнаштыру максаты куелган.
Бүгенге көндә фильмны 20дән артык фестивальгә алып бару планлаштырыла. Фестивальләрдән соң картина киң халыкара проката чыгачак, дип көтелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз