Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шиһабетдин Мәрҗани турында нәфис фильм декабрьдә Бохарада төшерелә башлый
Бохарада 26 декабрьдә күренекле дин галиме һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында нәфис фильм төшерелә башлаячак. Бүген фильмның режиссеры Рамил Төхфәтуллин белән төп рольне башкарачак артист Булат Гатауллин Үзбәкстанга юл тотты.
«Безгә фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова да кушылачак. Калган бөтен команданы фильмны төшерәчәк киностудия туплады. Бу фильмның беренче «Мотор» сүзе Бохарада яңгыраячак. Безнең команда Үзбәкстанда 2 атналап эшләргә ниятли», - диде Рамил Төхфәтуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.
- «Укытучы» дигән тулы метражлы кинотасманы төшерүдә «Мосфильм» киноконцерны» базасында «Фильм Фьюжн ПРО», РФ Мәдәният министрлыгы, Үзбәкстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы кинематография агентлыгы һәм «Татаркино» ТР Дәүләт бюджет учреждениесе катнаша.
- Дин галименең балачагы, үсмер чагы һәм аның галим буларак формалашу еллары «Укытучы» кинофильмының сюжет нигезенә ятачак.
- Фильмның икенче өлеше Татарстанда төшереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз