news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шигырь бәйрәмендә Ркаил Зәйдулла Тукай премиясенең быелгы лауреатын халыкка игълан итте

Казанда традицион Шигырь бәйрәме узды

Шигырь бәйрәменә җыелган халык алдында быелгы Тукай премиясе лауреатларын Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла игълан итте. Ул быелгы лауреаты Ләбиб Леронны микрофон янына дәшеп котлады һәм сүз бирде.

«Рәхмәт халкыма, рәхмәт Татарстанга, рәхмәт милләттәшләремә, рәхмәт каләмдәшләремә. Татар иле булганда, Татарстаныбыз булганда безгә яшәргә дә әле яшәргә», – диде Ләбиб Лерон һәм Тукайга нисбәтле шигырен укыды.

Казанда традицион Шигырь бәйрәмен Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ алып барды. Кичә яңарак кына ачылган «Апуш» балалар театр студиясе чыгышы белән башланып китте.

Шигырь бәйрәме Язучылар берлеге төзегән программа буенча сәгать ярым барды. Халык язучылары белән бергә яшьрәк буыннан Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова, Булат Ибраһим, Рифат Сәлах, Дания Нәгыйм һәм башкалар Тукай һәйкәле янында шигырь сөйләде.

Өлкән язучыларның Шигырь бәйрәмен концертка әйләндерүне тәнкыйтьләвен истә тотып, җырчылардан Зәйнәп Фәрхетдинова, Базарбай Бикчәнтәев һәм Рөстәм Маликов кына чакырылган.  

«Шигырь бәйрәме форматы миңа бик ошый. Бик матур шигырьләр сөйлиләр. Мин бирегә бик яратып киләм», – диде танылган язучы Зөлфәт Хәким.

Быел Шигырь бәйрәменә халык байтак җыелган иде. Көннең җылы булуы да бәйрәм файдасына булды.

Кичәне ТНВ каналы һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot