news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шигырь бәйрәме Казанда булачак һәм аны Рәдиф Гаташ алып барачак

Шигырь бәйрәме 26 апрель көнне Опера театры янәшәсендә – Тукай һәйкәле алдында булачак.

Шигырь бәйрәме Казанда булачак һәм аны Рәдиф Гаташ алып барачак

Быел Шигырь бәйрәме Казанда элеккеге урынында –Театральная урамында Тукай һәйкәле янында булачак һәм аны Рәдиф Гаташ алып барачак.

«Рәдиф ага Шигырь бәйрәме буенча тәкъдимнәр белән килгән иде. Без аның тәкъдимнәренә колак салып, Шигырь бәйрәмен алып баруын сорадык», - диде Татарстан Язучылар берлеге идарәсе утырышында Ркаил Зәйдулла.

«Озак еллар бу бәйрәмдә катнашкан һәм аны алып барган да кеше буларак әйтәм - соңгы елларда ул безнең кулдан китеп артистлар кулына күчте. Аны 1961 елдан бирле гел шагыйрьләр алып барды. Халык бик яратып кабул итә иде», - дип теманы дәвам итте Рәдиф Гаташ.

Ркаил Зәйдулла ачыклык кертеп былтыр Шигырь бәйрәменең ике җирдә булып, икесен дә шагыйрьләр алып баруын әйтте. Кырлайда Рүзәл Мөхәммәтшин белән Йолдыз Миңнуллина алып барса, Казанда Рифат Сәлах белән Резеда Гобәева алып барганлыгын җиткерде.

Рәдиф Гаташ, традицияне дәвам итеп, Шигырь бәйрәмен авторитетлы аксакал шагыйрьләр алып барырга тиеш дип санавын әйтте. «Яшьләр бик талантлы, аларның үз чаралары бар, алар анда бик матур чыгыш ясыйлар. Шигырь бәйрәме шагыйрьләр кулында булырга тиеш», - дип нәтиҗә ясады Рәдиф Гаташ.

«Шигырь бәйрәмен концертка әйләндерергә ярамый», - дип каләмдәшен җөпләде Зиннур Мансуров.

Шигырь бәйрәме 26 апрель көнне Опера театры янәшәсендә – Тукай һәйкәле алдында булачак. Тукай премиясе лауреатлары шул ук көнне Опера театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100