Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Шигырь бәйрәме быел яңа урында булачак

Быел 26 апрельдәге традицион Шигырь бәйрәме яңа урында булачак. «Быел Шигырь бәйрәме Камал театрының яңа бинасы янында – Кабан күле буендагы мәйданында оештырыла», диде Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышында Берлек рәисе Ркаил Зәйдулла.
Шигырь бәйрәменең сценаристы - Рифат Сәлах, режиссеры – Булат Гатауллин. Алып баручылар – Булат Ибраһим һәм Эльвира Һадиева. Башлана - 14.00 сәгатьтә.
«Тукай премиясе лауреатларын шушы яңа бинада котлаячаклар. Шуннан тамашачы турыдан-туры Шигырь бәйрәменә чыга алачак», дип аңлатты Берлек рәисе урынбасары Дания Нәгыйм.
«Белгечләр әйтүе буенча ул мәйданга 900 кешегә кадәр сыя ала», дип искәртте Ркаил Зәйдулла. Шул ук мәйданда 16.00 сәгатьтә «Мин татарча сөйләшәм» фестивале башланачак.
Шигырь бәйрәме урыны вакытлыча күченәме, бөтенләйгәме – анысы билгесез.
Язучылар Шигырь бәйрәменең традицион урынына – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янәшәсендәге Тукай һәйкәленә иртәнге якта чәчәкләр куярга җыеналар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз