news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сигез ай эчендә ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша социаль ипотека өчен 12,4 миллион сумнан артык акча түләнгән

ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша социаль ипотека өчен түләү күләме 4 тапкыр арткан

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның 8 ае нәтиҗәләре буенча, ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша социаль ипотека взнослары буенча 12,4 млн. сумлык 2,4 мең түләү башкарылган. 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда, соципотека буенча түләүләр 2, ә түләүләрнең суммасы 4 тапкыр арткан, диелгән республика Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында. 

Искәртеп узабыз, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар, ТР Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә Казан шәһәрендә социаль ипотека системасына исәпкә басу турында гариза бирә ала, шулай ук ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды хисабына социаль ипотека буенча акча күчерә була. 

Моннан тыш, порталда информер урнаштырылган, ул ай саен социаль ипотека өчен түләүләр күләме турында хәбәр итеп тора. Взносларны шулай ук инфомат һәм "Услуги РТ" мобиль кушымтасы ярдәмендә дә түләргә була, аны AppStore һәм PlayMarket кибетләрендә бушлай алырга мөмкин.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100