news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шифалы ләм җитештерүче һәм сатучы эшмәкәрләр салым ташламаларына ия булачак

Бүген ТР Дәүләт Советының 22нче утырышында кече һәм урта бизнесны үстерү турындагы республика законына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан канун проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Әлеге закон проекты шифалы ләмнәр чыгаручы һәм сатучы эшмәкәрләргә финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлеген ныгыта. Моңарчы гамәлдәге закон нигезендә мондый ярдәм минераль сулар чыгара торган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына гына бирелә иде. Ләкин шифалы ләмнәр, минераль сулар кебек үк, табигый дәвалау ресурсларына керә, дип искәртелә документта.

Мондый мөмкинлек федераль законнарда язылган инде. Гамәлдәге канун проекты ТР Законының 9 маддәсе 3 өлешенә үзгәреш кертә, ул шифалы ләмнәр табуны һәм сатуны гамәлгә ашыра торган кече һәм урта эшкуарлык субъектларын финанс ярдәме күрсәтелә алмаган субъектлар исәбеннән чыгара.

news_right_1
news_right_2
news_bot