Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Siemens КНИТУ-КАИ базасында яңа лаборатория ачты
Яңа мәйданчыкта цифрлы проектлаштыру өлкәсендәге программалар тормышка ашырылачак.
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Siemens компаниясе КНИТУ-КАИ - Казан илкүләм тикшеренү университетының Германия-Россия яңа технологияләр институтында Siemens PLM Software (PLM лабораториясе) махсуслашкан үзәген булдырды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм уку йортының ректоры Альберт Гыйльметдинов катнашты.
Яңа лабораториядә 10 эш урыны булдырылган. Анда цифрлы проектлау буенча белем бирү программалары тормышка ашырылачак. Үзәк шулай ук Татарстан һәм Россиядәге сәнәгать предприятиеләрендәге индустриаль бурычларны тормышка ашырырга да ярдәм итәчәк дип фаразлана. Яңа технологияләр эшләнмәләрнең куллану циклы белән идарә итәргә мөмкинлек бирәчәк.
"Хәзерге көндә бу Татарстандагы иң җиһазландырылган лаборатория. Бу пакет белән бик күп оешмалар файдалана. Бу цифрлы сынаулар уздырырга, цифрлы җитештерү һәм эксплуатацияләүне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә", - дип сөйләде Гыйльметдинов.
Siemens уку йортына 25 коммерцияле һәм 50 академик программа лицензиясен тапшырган. Лабораториядә 10 станция эшләячәк.
Лабораториядәге Siemens PLM Software программалары башлыча авиацион техника һәм технологияләрдә, машина төзелешендә, лазер һәм аддитив технологияләрдә кулланылачак.
PLM үзәге - уку йортының Siemens компаниясе белән тормышка ашырылган өченче уртак проекты. ГРИНТ базасында "Автоматизация" һәм "Реле саклагычлары һәм автоматика" дип аталган ике фәнни лаборатория ачылган иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз