Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сидякин: Җиңү диктантын дөньяның 84 илендә 10 телдә язачаклар
«Җиңү диктанты» халыкара тарихи диктантын дөньяның 84 илендә язачаклар. Алар арасында Корея Халык-Демократик Республикасы, Куба, Ирландия, Швеция һәм Швейцария, Корея Республикасы, Сингапур, Шри-Ланка, Эфиопия һәм Кипр бар. Әлеге дәүләтләр барысы да акциядә беренче тапкыр катнашачак, дип белдерде «Бердәм Россия» партиясенең Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.
Ул билгеләп үткәнчә, «Җиңү диктанты» 250дән артык чит ил мәйданчыгында язылачак. Алар, кагыйдә буларак, Рус йортлары, илчелек мәктәпләре базасында оештырылачак, дип өстәде Сидякин.
Аның сүзләренә караганда, диктантны инглиз, гарәп, француз, испан, немец, кытай, монгол, португал, төрек, кыргыз телләрендә язачаклар, ә онлайн-биремнәрне инглиз, гарәп, кытай һәм испан телләрендә үтәп булачак.
«Җиңү диктанты» – Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына халыкара тарихи диктант. Элегрәк Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, 2025 елда әлеге акцияне 25 апрельдә уздырачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз