Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сиднейда татарларның милли бәйрәме – Сабантуй узачак
29 ноябрьдә Австралиянең Сидней шәһәрендәге Maroubra Beach пляжында традицион татар бәйрәме – Сабантуй узачак. Чара Австралиядә яшәүче татарларны, шулай ук татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышырга теләүчеләрне бергә җыячак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Туган җирләреннән еракта яшәүче татарлар өчен Сабантуй – очрашу һәм бергә вакыт үткәрү мөмкинлеге генә түгел, ә милли үзаңны саклауның да мөһим бер өлеше. Бу бәйрәм яшь буынны ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыруга, балаларга туган телне һәм милли мирасны тапшыруга ярдәм итә.
Чараның тагын бер мөһим үзенчәлеге – аның барлык милләтләр өчен дә ачык булуы. Оештыручылар төрле милләт вәкилләрен бәйрәмдә катнашырга, татар мәдәнияте белән якыннанрак танышырга чакыра.
Быел Сабантуй Тын океан ярында узачак. Оештыручылар Сидней шәһәре халкын һәм кунакларын бәйрәмгә кушылырга чакыра.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз