Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сиднейда «Россия халыкларының җырлары һәм биюләре» фестивале үткән
Россия көне алдыннан Австралиянең Сидней шәһәрендә «Стратфилд» Рус клубында «Россия халыкларының җырлары һәм биюләре» фестивале узды. Бөтендөнья татар конгрессының сайты шул турыда хәбәр итә.
Фестивальгә Россиядән күченгән 200дән артык ватандаш һәм дөньяның башка илләре вәкилләре килде, Австралиядә Россия Илчелеге дипломаты Руслан Арутюнов һәм Сиднейда Россия Генераль Консуллыгының Өченче секретаре Олег Домбровский катнашты.
Австралиядә Яңа Көньяк Уэльс штатының Татар мирасы берләшмәсе тамашачыларга татар мәдәниятен тәкъдим итте. Бәйрәмдә берләшмә җитәкчесе Лилия Сәмигуллина Татарстан осталары һәм халык иҗаты эшләнмәләре күргәзмәсе оештырды, Русана Хәммидулина «Бас, кызым Әпипә» татар биюен биеде, София һәм Рәфис Гариповлар «Ай, былбылым» татар җырын җырлады, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз