news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сидней татар мирасы ассоциациясе Нәүрүз бәйрәменә концерт куйды

Яңа Көньяк Уэльс (Сидней) татар мирасы ассоциациясе Powerhouse музеенда Австралиядә яшәүчеләр өчен концерт куйды. Ул төрки халыкларның Нәүрүз бәйрәменә багышланган иде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда Лилия Сәмигуллина «Татар мәдәниятендә Нәүрүз бәйрәменең әһәмияте» темасына презентация тәкъдим итте, София һәм Рәфис Гариповлар «Ай, былбылым» татар җырын башкарды, Земфирә Шабаева һәм Лиза Хәмитова Габдулла Тукайның «Туган авыл» шигырен укыды, ә Русана Хәмидуллина «Әпипә» җырына биеде.

«Чыгыштан соң без башка халыклар вәкилләреннән бик күп уңай бәяләмә алдык, аларның мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребез белән кызыксынуын күрдек. Һәм, әлбәттә, без бәйрәмгә килгән ватандашларны һәм якташларны күрүебезгә шатландык. Бу Австралиядә яшәүчеләрне татар мәдәнияте, иҗаты һәм тарихы белән таныштыру өчен бик зур мөмкинлек булды», - дип сөйләде Яңа Көньяк Уэльс (Сидней) татар мирасы ассоциациясе рәисе Лилия Сәмигуллина.

«Безгә шулай ук башка халыкларның гореф-гадәтләре белән танышу кызык булды. Без иран, уйгур, әфган, казах һәм башка халыкларның чыгышларын да карадык», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100