Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сидней татар мирасы ассоциациясе биш еллыгын билгеләп үтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Шушы көннәрдә Австралиянең Яңа Көньяк Уэльс (Сидней) татар мирасы ассоциациясе оешуга 5 ел тулды. Оешманың беренче юбилей датасын Сидней татарлары ачык һавада бәйрәм итте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы яза.
Истәлекле чарага җыелган милләттәшләребезне Австралиянең Яңа Көньяк Уэльс (Сидней) татар мирасы ассоциациясе җитәкчесе Лилия Сәмигуллина сәламләп, оешманың актив әгъзаларына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Аннары Россия Федерациясенең Австралиядәге Илчесе Алексей Павловский, Россия Федерациясенең Сиднейдагы Генераль консулы Игорь Аржаев һәм Сиднейдагы «Үлемсез полк» хәрәкәте координаторы Ксения Трифонова Сидней татар мирасы ассоциациясен һәм милләттәшләребезне бәйрәм белән котлады.
Соңыннан яңгырлы һава торышы булуга карамастан, Сидней татарлары һәм кунаклар татар милли ризыкларыннан авыз итеп, җырлап, биеп, үзара аралашып күңел ачты, диелә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз