Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Сибур» президенты Миңнеханов өчен Тубылда төзелә торган завод буйлап экскурсия үткәрәчәк
«ЗапСибНефтехим» заводы Россия тарихындагы иң зур нефть химиясе комплексы булачак.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). «Сибур» акционерлык җәмгыяте президенты Дмитрий Конов ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе өчен төзелеш эшләре җәелдерелгән «ЗапСибНефтехим» комплексы буйлап экскурсия үткәрәчәк. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
«Шимбә иртәсендә Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсенә, Тубыл шәһәренә юл тотачак. Ул анда Татарстаның кайбер сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән бергә «Сибур» акционерлык җәмгыяте төркеменә керүче «ЗапСибНефтехим» комплексының төзелеш мәйданчыгына барачак, - диде Галимова. - «Сибур» акционерлык җәмгыятенең идарә рәисе Дмитрий Конов биредә безнең делегация әгъзаларын төзелеш эшләренең масштаблары һәм проектның үзенчәлекләре белән таныштырачак».
«ЗапСибНефтехим» заводы Россия тарихындагы иң зур нефть химиясе комплексы булачак, дип искәртте Галимова. Әлеге комплекс сафка баскач, Россиядә полиэтилен һәм полипропилен җитештерү куәте ике тапкыр артачак.
«Сибур» компаниясе Татарстанның «Татнефть», «Казаноргсинтез», «Түбән Кама Нефтехим», «ТАИФ-НК» һ.б. предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә инде. Делегациягә әлеге предприятиеләрнең җитәкчеләре дә керәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз