news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Сибирь" хоккейчылары "Нефтехимик"ның "коры" сериясенә нокта куйды

Түбән Кама командасы конференциядә беренче урынга күтәрелә алмады.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккейчылары КХЛның даими чемпионатында Еовосибирскиның “Сибирь” командасына оттырды. "Ак Барс"ның да кичәге җиңелүеннән файдаланып, Түбән Кама командасы конференциядә беренче урынга күтәрелә алмады.

Новосибирск бозында узган кичәге матч “Сибирь” файдасына 6:2 (2:1, 2:1, 2:0) исәбенә төгәлләнде. Боз хуҗаларыннан голларны Александр Бергстрём (4 нче һәм 16 нчы минут), Артем Артемов (23 нче минут), Игорь Левицкий (30 нчы минут), Патрик Закриссон (46 нчы минут) һәм Владимир Первушин (56 нчы минут) кертте. “Нефтехимик”тан Андрей Нестрашил (19 нчы минут) һәм Марат Хайруллин (25 нче минут) җавап бирә алды.

Шулай итеп, “Нефтехимик”ның 3 матчка сузылган “коры” сериясе өзелде. “Сибирь” белән уенга кадәр алар рәттән өч җиңү яулаган, ул уеннарда гомуми алкалар аермасы “Нефтехимик” файдасына 9:0 булган иде.

27 декабрьдә “Нефтехимик” Ханты-Мансида “Югра” командасы белән уйный.

news_right_1
news_right_2
news_bot