Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сибай театрында Данил Салиховның премьерасы
Сибай театрында Данил Салиховның премьерасы
(Уфа, 5 сентябрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Бүген Башкортстанның Сибай шәһәрендәге башкорт дәүләт драма театрында зур бәйрәм. Данлыклы театр коллективы быелгы иҗат мизгелен ачканчы, шәһәрнең 50 еллыгына багышлап кайбер спектакльләрне тәкъдим итәргә булды. Бүген театр сәхнәсендә – премьера. Сибай театры сәнгатькәрләре танылган татар драматургы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күп пьесалар авторы Данил Салиховның «Капчыктагы Мәгъфия» дип исемләнгән комедиясе нигезендә сәхнәләштерелгән тамашаның премьерасын күрсәтә. Әлеге спектакльне тамашачылар иртәгә дә күрә алачак.
Пьесаны сәхнәгә театрның художество җитәкчесе һәм директоры Дамир Мәҗитов куйды. Әсәрдә автор кешеләрнең комсызлыгы, намуссызлыгы, хөсетлеге кебек тискәре сыйфатларны ачып сала. Тема беренче карашка уйдырма кебек тоелса да, барлык вакыйгалар тормышның үзеннән алынган. Тамаша җыр-биюгә, уен-көлкегә үрелеп бара, шуңа да аны карау җиңел.
Данил Салиховның әлеге спектакле Сибай театрында беренче тамаша гына түгел. Моңарчы аның әлеге сәхнәдә «Хатын түгел, аждаһа» һәм «Пуля» әсәрләре сәхнәләштерелгән иде. Өстәп шунысын да әйтик, танылган драматургның әсәрләре Башкортстанның Туймазы татар дәүләт драма театрында һәм Уфа «Нур» татар дәүләт драма театры сәхнәләрендә уйналган иде инде. Аларның кайберләре әле дә шушы театрларның репертуарында кала.
Сибай башкорт дәүләт драма театрындагы бүгенге премьера уңаеннан, әсәрнең авторы Данил Салихов үзе дә Башкортстанга килде. Кичен премьера күрсәтелгәч, ул театр сәнгатен сөючеләр белән күзгә-күз очрашып аралашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз