news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сибай башкорт драма театры Флорид Бүләков әсәре буенча премьера әзерли

Спектакль катлаулы язмышлы дүрт дус кыз турында бара.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театры Флорид Бүләковның «Эх, күгәрченкәйләрем» пьесасы буенча спектакль әзерли.

Премьера 7-8 февральгә планлаштырылган. Танылган башкорт драматургы, Башкортстан халык язучысының лирик комедиясе күп тапкыр Россиянең төрле шәһәрләрендә куелды. Бу турыда театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

«Күңелне җилкендерә торган, гади спектакль катлаулы язмышлы дүрт дус кыз турында бара. Аларның яшисе һәм яратасы килә, ә үзләрен үткәннәр турында истәлекләр белән генә юанасы килми. Ә менә кияү килеп чыккач, өстәвенә, үз өе белән дә, сорау туа: кемгә эләгә соң ул? Әсәрдә кузгатылган тема теләсә кайсы буын өчен актуаль», — диелә хәбәрдә.

Спектакльнең режиссер-куючысы — Башкортстанның халык артисты Азат Надыргулов, режиссер — Денис Нургалин, рәссам-куючы — Россиянең һәм Калмыкиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, композитор — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин, балетмейстер — Фәйрүзә Сәлимгәрәева. 

Рольләрне Башкортстанның халык артистлары Зифа Баязитова, Нурзия Габдрәшитова, Риф Сәйфуллин, Башкортстанның атказанган артистлары Әлфирә Йосыпова һәм Айгөл Хәкимова башкара, диелә хәбәрдә.

 


news_right_1
news_right_2
news_bot