news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Си Цзиньпин: Халыкара финанс системасы реформасының актуальлеге артачак

Глобаль идарә реформалары темплары инде озак вакыт дәвамында халыкара көчләр торышындагы үзгәрешләр тизлегенә туры килми. Шул сәбәпле, бу системаны камилләштерү өчен, БРИКСның гадел көн тәртибен алга сөрү мөһим. Бу хакта БРИКС саммитының киңәйтелгән составтагы утырышында Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белдерде.

«Шуңа күрә безгә уртак фикер алышу, төзү һәм файдалану концепциясенә таянырга кирәк. Тигезлек, гаделлек, ачыклык һәм инклюзивлык концепциясе нигезендә глобаль идарә итү системасын реформалаштыруны җитәкләргә», - дип саный Кытай лидеры.

Кытай Халык Республикасы башлыгы яңа вазгыятьтә халыкара финанс системасы реформасының актуальлеге арта гына барачак, дип өстәде. БРИКС әгъзалары финанс-икътисади хезмәттәшлекне тирәнәйтүдә, финанс инфраструктурасының күпбәйләнешлелеген ныгытуда, финанс иминлегенең югары дәрәҗәсен саклауда һәм БРИКСның «Яңа үсеш банкы» йогынтысын һәм абруен арттыруда төп роль уйнарга тиеш. Бу халыкара финанс системасы дөнья икътисади архитектурасы үзгәрешләренә яхшырак җайлаша алсын өчен кирәк, дип саный дәүләт башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100