news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Си Цзиньпин: Соңгы ун елда Кытай һәм Россия мөнәсәбәтләре моңарчы булмаган төсмер алды

Си Цзиньпин: Соңгы ун елда Кытай һәм Россия мөнәсәбәтләре моңарчы булмаган төсмер алды
Фото: © Станислав Красильников, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Соңгы ун елда Кытай һәм Россия мөнәсәбәтләре моңарчы булмаган төсмер алды. Бу хакта Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин Казан Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда белдерде.

«Узган ун ел эчендә Кытай-Россия мөнәсәбәтләре, үзгәрүчән халыкара вазгыять сынауларына түзеп, гаять зур юл үтте һәм моңарчы күрелмәгән төсмер алды. Без бөек державалар арасындагы мөнәсәбәтләр каршы килмәгән төстә дөрес юлга чыктык», - диде Кытай Халык Республикасы җитәкчесе.

Си Цзиньпин Владимир Путинны кадерле һәм күптәнге дусты дип атады. «Сезнең чакыруыгыз буенча Казанга БРИКСның 16нчы саммитына килүемә шатмын. Бу безнең быел өченче очрашуыбыз. Без сезнең белән һәрвакыт Кытай-Россия мөнәсәбәтләренә зур игътибар бирәбез һәм аларны шәхси контрольдә тотабыз», – дип мөрәҗәгать итте ул Россия Президентына.

Аның сүзләренчә, Кытай һәм Россия яхшы күршеләр булып яшәүнең һәм дуслыкның кадерен белә, һәрьяклы стратегик багланышлар, үзара файдалы хезмәттәшлек саклыйлар. Моннан тыш, илләр даими рәвештә күп планлы стратегик хезмәттәшлекне һәм барлык өлкәләрдә гамәли хезмәттәшлекне ныгыта һәм киңәйтә.

«Шул рәвешле, Кытай белән Россиянең хезмәттәшлеге илкүләм яңарышка һәм модернизацияләүгә көчле импульс бирә һәм ПАСЕ халыкара стратегиясен яклауга зур өлеш кертәләр», – дип ассызыклады Кытай лидеры.

Си Цзиньпин хәзер дөньяның җитди үзгәрешләр һәм тетрәнүләр кичерүен билгеләде. «Ләкин бу фактор безнең илләр арасындагы күп гасырлык дуслык һәм Кытай белән Россиянең бөек державалар буларак бурычы хисенә ышанычымны үзгәртә алмый», - дип ышандырды ул.

Кытай Рәисе шулай ук Казан турында күп белүен әйтте. «Дүрт йөз ел элек безнең илләрне тоташтырган Бөек чәй юлы Казан аша үткән. Аның буенча Кытай чәен Россиягә китергәннәр», - дип сөйләде ул.

  • БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
  • БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә була. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100