Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Си Цзиньпин Казанга 2024 елда килергә мөмкин
Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин Казанга 2024 елда килергә мөмкин. Аны БРИКС илләре лидерлары форумында көтәләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» форумының пленар утырышында хәбәр итте.
«Безнең илдә, Казан шәһәрендә булачак тагын бер мөһим вакыйга — БРИКС һәм БРИКС+ дәүләт башлыклары саммиты. Без бу зур чарага актив әзерлек алып барабыз. Анда Кытай Рәисе иптәш Си Цзиньпин җитәкчелегендә югары Кытай делегацияләренең катнашуы иң югары һәм нәтиҗәле дәрәҗәдә узачагына ышанам», – диде республика җитәкчесе.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Россия рәислеге кысаларындагы БРИКС саммитының алдагысы Казанда узарга мөмкин дип белдергән иде. Соңрак, Көньяк Африканың Йоханнесбург шәһәрендә узган саммитта, бу карар берләшмәнең барлык әгъзалары тарафыннан хупланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз