news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Си Цзиньпин чакыруы буенча Путин Кытайга барачагын раслады

Россия Президенты Владимир Путин Кытай лидеры Си Цзиньпинның «Один пояс — один путь» форумын килеп күрү тәкъдимен кабул итүен белдерде. Шуңа күрә октябрь аенда Россия лидеры Пекинга барачак. Бу хакта ул Кытай Халык Республикасы тышкы эшләр министры Ван И белән Санкт-Петербургта очрашуда хәбәр итте.

«Әлбәттә, мин Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинның Кытайга чакыруын бик теләп кабул иттем», — дип дәүләт башлыгы сүзләрен китерә ТАСС.

Россия лидеры шулай ук «Один пояс — один путь» форумын уздыру Россия һәм Кытай мәнфәгатьләренә тулысынча туры килә һәм аларның зур Евразия киңлеген булдыру турындагы уртак идеяләрен берләштерә, дип ассызыклады.

Элегрәк Кремльдә Путинның чыннан да Кытайга рәсми сәфәре әзерләнүен расладылар. Әмма төгәл даталар соңрак билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100