Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Си Цзиньпин БРИКСта яшел көн тәртибен алга этәрергә чакырды
БРИКСның яшел көн тәртибен алга җибәрү – тотрыклы үсешне гамәлгә ашыру өчен бурычларның берсе. Бу хакта Казан Экспо халыкара күргәзмә залында киңәйтелгән составтагы БРИКС саммиты утырышында Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белдерде.
«Яшел һәм түбән углеродлы трансформациянең Глобаль тенденциясенә БРИКСта катнашучы барлык илләр дә актив берләшергә тиеш», - дип саный Кытай Халык Республикасы Рәисе.
Ул Кытай ягының яшел индустрия, экологик чиста энергия һәм үсешнең сыйфатын яхшырту максатында минераль ресурсларны үзләштерү кебек өлкәләрдә БРИКС әгъзалары булган дәүләтләр белән хезмәттәшлекне үстерергә әзер булуын әйтте.
-
БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз