news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Си Цзиньпин: БРИКС илләре тирән тарихларны һәм искиткеч мәдәниятләрне берләштерә

Си Цзиньпин: БРИКС илләре тирән тарихларны һәм искиткеч мәдәниятләрне берләштерә
Фото: © Алексей Даничев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

БРИКС илләре тирән тарихларны һәм искиткеч мәдәниятләрне берләштерә, БРИКСНның мәдәни-гуманитар көн тәртибен алга җибәрү төрле цивилизацияләрнең гармониядә яшәве өчен кирәк, дип белдерде Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин киңәйтелгән составтагы БРИКС саммиты утырышында.

«БРИКС илләре тирән тарихларны һәм искиткеч мәдәниятләрне берләштерә. Без төрле цивилизацияләрнең инклюзив яшәешен актив рәвештә хупларга тиеш, дәүләт идарәсе мәсьәләләре буенча фикер алышуны һәм тәҗрибә уртаклашуны даими тирәнәйтү өстендә эш алып бару мөһим. БРИКСның мәгариф, спорт, сәнгать һәм башка юнәлешләре буенча хезмәттәшлек потенциалын эзлекле рәвештә ачарга кирәк», – дип белдерде Кытай лидеры.

  • 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100